+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 февраль 2020, 08:10

Уфада "Мәгарифтә күтәрелеш!” форумы башланды

Әлеге мөһим чарада мәктәп, укучылар тормышына кагылышлы барлык төп мәсьәләләр дә каралачак.

Әлеге мөһим чарада мәктәп, укучылар тормышына кагылышлы барлык төп мәсьәләләр дә каралачак.

Бүген, 28 февральдә, Уфада “Торатау конгресс-холл”ында “Мәгарифтә күтәрелеш” икенче мәктәп форумы эш башлады. Мөһим чара кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы уза. Шулай ук форум кысаларында оештырылган тугыз мәйданчыкта республикада бердәм мәктәп формасын кертү, мәктәп медицинасы, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, белем һәм тәрбия бирү өчен психологик яктан уңайлы мохит булдыру буенча фикер алышачаклар. Укучыларны диспансерлау, мәктәп стоматологиясе, хәвефсез Интернет, сәламәт яшәү рәвеше, инновацион мохиттә балалар ялы, мәктәптә туклану кебек мөһим юнәлешләр буенча дискуссия мәйданчыклары эшләячәк. Әлеге мөһим чарада мәктәп, укучылар тормышына кагылышлы барлык төп мәсьәләләр дә каралачак.

Форумда 750 кеше: район һәм шәһәр хакимияте башлыклары урынбасаралары, мәгариф өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, башкарма хакимият органнары вәкилләре, мәктәп директорлары, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, лагерь җитәкчеләре, ата-аналар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, спикерлар катнаша.
Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас