Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Җиңү дәресләре» халыкара конкурсы финалына чыккан республика укытучысын котлады.
"Чын күңелдән котлыйм! Борайдан башкорт теле укытучысы Ләйсән Муллагалиева «Җиңү дәресләре» халыкара конкурсы финалисты булды, анда дөньяның 27 иленнән 15 000 кеше катнашты. Безнең Ләйсән туган телне өйрәнү буенча методика эшләү нәтиҗәсендә 33 финалчы исәбендә булды", - дип язган Радий Хәбиров "Facebook"тагы сәхифәсендә.
Ләйсән Муллагалиева Борай авылының 2нче гимназиясендә күп еллар дәвамында башкорт теле һәм әдәбияты укыта. 2017 елда ул "Башкорт теле һәм әдәбиятының ел укытучысы" республика конкурсында җиңүче булды.
Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү март ахырына планлаштырылган.