+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 март 2020, 09:30

Быел БДИ тагын да катгыйлана

Укучылар ныклы күзәтү астында булачак.

Укучылар ныклы күзәтү астында булачак.

Быел БДИ вакытында яңа технологияләр кертеләчәк. Русиянең берничә төбәгендә машина күзәтүе технологиясе кулланылачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә.

Нейрочелтәр имтихан тапшыручыларны видеоязма буенча күзәтеп, тәртип бозуларны ачыкларга ярдәм итәчәк.
Тәртип бозу очрагы булса, технология “шикле” билге терки, аны онлайн-күзәтүче тикшерәчәк. Ул шикне расларга яисә кире кагарга тиеш.
“Берәр төрле хилафлык билгесе күренсә, игътибар үзәгенә эләгә һәм урында тикшерелә башлый”, — дип белдерә ведомство.
Быел Русиядә 85 меңнән артык кеше Бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак, шул исәптән 12 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы.
Фото: iz.ru
Читайте нас