Педагог 134 чакрым ара үтеп, максатына барыбер ирешкән.
Пермь шәһәренең 135нче мәктәбе педагогы Александр Куляпин Беринг бугазы аша халыкара эстафетада йөзүдә катнашкан өчен Гиннесның рекордлар китабына эләккән. Бу хакта Пермь хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Йөзү берничә ел элек булган, әмма Куляпинның рәсми казанышы 2020 елда теркәлгән.
Алты көн дәвам иткән йөзү Дежнев борынында башланып, принц Уэльскийда тәмамланган. Ярышларда катнашучылар суда 134 километр араны узган, аның температурасы 2,5тән 10 градуска кадәр булган.