+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 март 2020, 13:05

“Мәгарифтә күтәрелеш!” форумы яңа мөмкинлекләр ача

Әлеге мөһим чарада мәктәп, укучылар тормышына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр каралды

Әлеге мөһим чарада мәктәп, укучылар тормышына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр каралды

28 февральдә Уфаның “Торатау” конгресс-холлында “Мәгарифтә күтәрелеш!” икенче мәктәп форумы үтте. Бу мөһим чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, илнең башка төбәкләреннән килгән мәртәбәле кунаклар катнашты. Гомумән, форумга 750 кеше: район һәм шәһәр хакимияте башлыклары урынбасаралары, мәгариф өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, башкарма власть органнары вәкилләре, мәктәп директорлары, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, лагерь җитәкчеләре, ата-аналар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, спикерлар җыелды.

Форумның пленар өлеше республиканың мәгариф үсешенә зур өлеш керткән тәҗ­рибәле укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырудан башланды. Аларның дүртесе “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды, ә алтысы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
— Форум республикада икенче тапкыр үтә, быел да ул файдалы һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам, — диде, зур чараны ачып, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе үз чыгышында бер ел эчендә куелган бурычлар, баш­карылган эшләр һәм аларның нәтиҗәләре хакында сөйләде. Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе — мәктәптә туклану. Бердәм туклану системасын кертү нәтиҗә­сендә Уфа буенча мәктәп ашханәсендә тукланырга теләүче балаларның саны 28 процентка, ә республика буенча 17 процентка арткан.
— 2020 елның 1 сентябреннән респуб­ликаның барлык башлангыч сыйныф укучылары бушлай тукландырылачак. Иң мөһиме — ризык сыйфатлы булырга тиеш, — диде Радий Хәбиров.
Шулай ук үз чыгышында республика җитәкчесе мәктәптә биш көнлек уку режимына күчү, стоматология кабинетлары булдыру, укучыларның буш вакытларын файдалы оештыру, шахмат, бассейн түгәрәкләренә җәлеп итү кебек мәсьәләләргә тукталды.
Укучыларның сәламәтлеге, физик әзерлеге ­– форумда күтә­релгән мөһим темаларның берсе булды.
— Бүгенге көндә 16 муниципалитетта бассейн юк. Без 2024 елга аларда бассейн төзү өчен бөтен көчне салачакбыз. Безгә балаларны йөзәргә өйрәтергә кирәк, — диде Радий Хәбиров. — Бу җәһәттән Кушнаренко райо­нының тәҗрибәсе иътибарга лаек. Анда йөзә белмәүче балаларны фамилияләп беләләр, исемлек төзелгән, төркемләп йөзәргә өйрә-тәләр. Моны һәр районда эшләп була.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, укучыларга “Батырлык һәм Дан елы”нда патриотик тәрбия бирү аеруча әһәмиятле. Ветераннар белән очрашулар, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында бөтен сугыш юлын үткән якташыбыз Могыйн Нагаевка оештырылган кебек укучылар катнашлыгында парад үткәрү яшь буында данлы үткәнебез, Ватан белән горурлану хисләре уятачак.
Әлбәттә, форум кысаларында телефон, снюс, балалар арасында җинаятьчелекнең, үз-үзләренә кул салу очракларының артуы кебек заманның актуаль проблемалары да күтәрелде. Төбәк җи­тәкчесе укытучыларга, мәктәп директорларына, Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләренә шул мәсьәләләрне хәл итү өстендә эш алып баруны йөкләде.
Шулай ук форумда оештырыл­ган тугыз мәйданчыкта республикада бердәм мәктәп формасын кертү, мәктәп медицинасы, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, белем һәм тәрбия бирү өчен психологик яктан уңайлы мохит булдыру буенча фикер алыштылар. Укучыларны диспансерлаштыру, мәктәп стоматологиясе, хәвефсез Интернет, сәламәт яшәү рәвеше, инновацион мохиттә балалар ялы, мәк­тәптә туклану кебек мөһим юнә-лешләр буенча дискуссия мәйдан­чыклары эшләде. Әлеге мөһим чарада мәктәп, укучылар тормышына кагылышлы барлык төп мәсьәләләр дә каралды.
Форум мәйданчыкларында күтәрелгән көнүзәк темаларның берсе мәктәп медицинасына багышланды. “Мәктәп медицинасы” мәйданчыгында республикада балалар поликлиникасы һәм мәктәп-тә медицина кабинетының бердәм санлы контурын булдыру, ата-аналарның “Укучы картасы” (электрон браслет) аша балаларны диспансерлаштыруның төгәллә­нүен контрольдә тотуын кертү турында сүз барды.
Бу уңайдан, Стәрлетамак шә­һәреннән мәгариф бүлеге начальнигы Җиһангир Ишбаевның һәм Свердловск өлкәсеннән килгән спикер Светлана Татареваның үз төбәкләрендәге эш тәҗрибәләре белән бүлешүе аеруча әһәмият­ле булды.
Республика мәктәпләрендә бердәм мәктәп формасын кертү ата-аналар белән берлектә каралды. Башкортстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин белдерүенчә, республикада ата-аналардан сорау алу үткәрелгән, аның барышында респондент-ларның күбесе Башкортстан мәк-тәпләрендә бердәм кием стандарты өчен тавыш биргән. Тавыш бирүдә 97 мең ата-ана, 70 мең укучы һәм 10 мең укытучы катнашкан.
Ата-аналарның 81,9 проценты һәм укытучыларның 92,5 проценты бердәм мәктәп формасын кертү өчен тавыш биргән. Мәктәп-тә бер үк төрле кием киюгә ризалыгын укучылар арасында 58,5 процент белдергән, укучыларның 41,5 проценты бердәм стандартларга каршы булган. Респондент­ларның күбесе зәңгәр төстәге форма өчен тавыш биргән, бер-кадәресе кара һәм соры төсне сайлаган.
Тавыш бирүдә катнашучы әти-әниләр, нинди җитештерүчегә өстенлек бирәсез, дигән сорауга республика җитеште­рүче­ләрен­нән дә, Русиянең башка төбәк­ләреннән дә киемнәр сайлавын белдергән.
Шулай ук форум кысаларында күргәзмә экспозициясе эшләде, анда эшчәнлекләре балаларның физик, психологик сәламәтлеген ныгытуга һәм сәламәтләндерүгә юнәлтелгән оешмалар катнашты. Интерактив-күргәзмә экспозиция­ләре оештырылды, осталык дә-рес­ләре, психологик әңгәмәләр үткәрелде. Балалар туклануына аерым игътибар бирелде, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сөт ризыклары, диетик продукция тәкъдим ителде.
Билгеле булуынча, Башкортстанда “Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп проектында 1 814 унынчы сыйныф укучысы катнаша, аларны укыту өчен 300гә якын укытучы җәлеп ителгән. Узган елның 1 сентябреннән республиканың 71 мәктәбендә проект кысаларында дәресләр үткәрелә башлады. Аның төп максаты — өлкән сыйныф укучыларының үз максатларына ирешүенә булышлык итү һәм олы тормышка аяк басуга әзер­леген арттыру. Киләчәктә әлеге проектка кушылучы мәктәп­ләрнең саны тагын да артыр дип ышанабыз.


Фото: Динар Кәлимуллин.
Читайте нас