+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 март 2020, 13:50

Уфада “Киләчәккә лифт” мәктәпләре старт ала

Биредә укучылар бушлай белем алачак.

Биредә укучылар бушлай белем алачак.
6 мартта Уфада “Киләчәккә лифт” санлы күнекмәләр мәктәпләренә балаларны кабул итү башлана. Мәктәпләрдә 13-17 яшьлек укучылар өч ел дәвамында технологияләр, программалаштыру һәм микроэлектроника өлкәсендә өстәмә бушлай белем алачак. Проектны Башкортстан Хөкүмәте һәм “БЭСК” җәмгыяте ярдәмендә “Система”хәйрия фонды оештыра.
"Киләчәккә Лифт. Мәктәп " проекты Русия төбәкләрендә тормышка ашырылган өстәмә белем бирү буенча беренче челтәрле программа булып торачак.
Программага кушылу өчен проектның сайтында теркәлү формасын тутырырга һәм укучының өлгереше турында мәгълүмат бирергә, шулай ук мотивация бирүче хат җибәрергә кирәк. Курс 300 укучыга исәпләнгән. Укучыларның беренче агымына эләгү өчен, 23 мартка кадәр гариза бирергә кирәк. (http://bf.sistema.ru/school/)
Дәресләр заманча технологияләрне белгән һәм проектта катнашу өчен махсус әзерлек узган тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә үтәчәк.
Курс өч уку елына исәпләнгән. Аны тәмамлагач, балалар программалаштыру буенча иң актуаль —Python телен үзләштерәчәк һәм микроэлектроника өлкәсендә база күнекмәләрен алачак. Уку кечкенә төркемнәрдә уникаль практик юнәлешле методика буенча узачак. Балалар теорияне генә өйрәнеп калмыйча, алган белемнәрен бурычларны хәл итүдә кулланачак, шулай ук командаларда эшләргә һәм проектлар белән идарә итәргә — soft-skills үзләштерергә дә өйрәнәчәк.
Санлы күнекмәләр мәктәбендә укуларын уңышлы тәмамлаган укучылар киләсе баскычка күчә – “Киләчәккә лифт. Академия "гә укырга керә һәм партнер вузларга кергәндә өстенлекләрдән файдалана алачак.
"Киләчәккә лифт. Мәктәп” ике адрес буенча эшләячәк: 31нче мәктәп (Рихард Зорге урамы, 50), һәм лицей-интернат (Нежин урамы, 13).
Фото: allufa.ru
Читайте нас