Яшь геройларны “Бирешмә!” беренче балалар премиясенең җиде номинациясе буенча бүләкләделәр.
Уфада батырлык һәм актив гражданлык позициясе күрсәткән балаларны һәм үсмерләрне тәбрикләү тантанасы үтте. Алар “Бирешмә!” беренче балалар премиясенең җиде номинациясе буенча бүләкләнде.
Бишбүләктән Инсаф Миһранов, Бөрҗәннән Гөлназ Биргәнева һәм Гөлия Искуҗина, Мәчетледән Фәнзил Гайнетдинов, Хәйбулладан Гөлчәчәк Шәрипова, Ишембайдан Ләйсән Хәмитова һәм Уфадан Рената Хәкимова жюри тарафыннан җиңүчеләр дип табылды.
Республика Башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова премияне оештыручыларга — “Тамыр” телеканалына үсеп килүче буынны рухи тәрбияләүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Каринэ Владимировна яшь герой Инсаф Миһрановка махсус бүләк тапшырды. Малай берүзе көймәдә йөзеп килеп, өлкән кешене суга батудан коткарган.
“Миңа аны ничек тә коткарырга кирәк иде. Курку турында уйларга вакытым да булмады. Әгәр мин уйлап торсам, ул суга тончыгып үләр иде”, — ди кечкенә герой.
Миграновлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә, Инсаф — иң өлкәне. Сеңелесе Сафия һәм энесе Сәлим абыйлары белән бик горурланалар.
Җиңүчеләрне ведомство җитәкчеләре, медиаперсоннар һәм яшь музыкантлар, башкорт эстрадасы йолдызлары котлады. "Бирешмә!” башкорт телендә беренче үсмерләр сериалының төп геройлары яңа чыгышларын бүләк итте. Әйтергә кирәк, балалар премиясен булдыру да аларның идеясе. Гөлгенә Баһаветдинова, Гәлсәр Байгускарова, Хәйдәр Вәлиев, Данир Гыймадиев премия булдыру идеясен уйлап табу гына түгел, яшь геройларның казанышларын тану бәйрәменә әверелдерү өчен бөтен көчләрен куйган. 2019 елда “Бирешмә!” беренче балалар премиясе" проекты “Телевидение һәм тормыш. Социаль проект” номинациясендә “ТЭФИ — Регион" Русия Югары телевизион премиясенең бронза Орфеена лаек булды.