+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 март 2020, 08:20

75 мәктәп Советлар Союзы Геройлары исемнәрен йөртәчәк

Мөһим чара “Горурланабыз! Хәтерлибез! Хөрмәтлибез!” акциясе кысаларында узачак.

Мөһим чара “Горурланабыз! Хәтерлибез! Хөрмәтлибез!” акциясе кысаларында узачак.

Республиканың 75 мәктәбенә Советлар Союзы Геройлары исемнәре биреләчәк. Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, чаралар “Горурланабыз! Хәтерлибез! Хөрмәтлибез!” яшьләр-патриотик акциясе кысаларында узачак. Ведомство хәбәр итүенчә, исем бирү агымдагы елның апрелендә планлаштырылган.
“Бу идея Артур Әхмәтхановта туды. Аның истәлегенә хөрмәт күрсәтеп, акцияне тормышка ашырачакбыз", — диде коллегиянең киңәйтелгән утырышында яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында 8 май көнне фронтта булган Башкортстан халкына һәйкәл ачу планлаштырыла.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас