+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 март 2020, 09:30

Директор коточкыч хәлгә түзә алмаган...

Күптән түгел бу мәктәптә канлы вакыйга булган иде.

Күптән түгел бу мәктәптә канлы вакыйга булган иде.

Ульяновск шәһәренең 81нче мәктәбе директоры коточкыч хәлдән соң, үз теләге белән эшеннән киткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Билгеле булуынча, 26 февральдә 15 яшьлек укучы дәрестә 59 яшьлек укытучыга пычак белән ташланган һәм аны җәрәхәтләгән. Үсмергә карата кеше үтерергә омтылу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Укучыларның сүзләренә караганда, малай педагогка бер сәбәпсез һөҗүм иткән, сорау алган вакытта ул моны ни өчен эшләгәнен аңлата алмаган. Суд үсмерне ике айга кулга алган.
Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов мәгариф учреждениесендәге ситуацияне шәхси контрольгә алган. Ул төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм шәһәр хакимиятенә бу хәлне ачыкларга кушкан.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас