Аның укучылары иң мәртәбәле олимпиада-бәйгеләрнең җиңүчеләре булса, үзе ил күләмендә танылды
Кояш та һич арымый көлтә нурларын җир өстенә сибә. Гүя ул табигатьне тизрәк уятырга, һәр җанны назлап, сөеп, күңелен күрергә ашыга. Мин дә кояшка ияреп, күңелемдә булган изге хатирәләрне барлап, хөрмәтле укытучым, остазым Галимә Салих кызы янына ашыгам... Вәлиуллиннарның үзләре төзегән, заманча иркен йорты үзенә тартып тора.
Тәрәзә төпләрендәге яраннар шау чәчкәдә. Алар да яз кояшының нурында коенып, хуҗабикәнең җылы карашына сөенеп, аны күркәм гомер бәйрәме белән котлап чәчәк ата төсле.
Уйларым белән үткәннәрне барлыйм: гүя укытучымның гомер йомгагын сүтәм төсле. Галимә-мөгаллимә. Исеме җисеменә туры килгән илаһи зат дияр идем мин үземнең беренче укытучымны. Мөгаллимлек исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.
Дөньяда һөнәрләр бик күп. Аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын сайларга тиеш. Үзең сайлаган һөнәрнең чын остасы булу өчен бик күп укырга, белемле булырга кирәк. Белемнең кеше тормышындагы әһәмияте турында бик күп мисаллар китереп була. Халык бу турыда бик белеп: “Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, — дигән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә.
Чү!.. Менә ул буй-сынына килешеп торган матур күлмәктән, аягында биек үкчәле түфлиләр. Озын чәчләрен толымга үреп күкрәгенә салган. Мәктәп бусагасында безне каршы алып тора. Беренче уку көненнән үк безнең белән янәшә атлап, һәр сабыйның кулыннан алып, белем дөньясына алып кереп китте: хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтте.
Хөрмәтле укытучым Илеш районың гүзәл табигатьле, бай тарихлы Иштерәк авылында Тәгъзимә һәм Мөхәммәтсалих Мөбиновларның сәләтле, тату гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк телгә оста, җыр-моңга әвәс кыз “Җырлыйм әнием турында”, “Раушаниям” җырлары белән күрше-күләнгә, туганнарга кечкенә “концерт”лар оештырып сөендерә. Мәктәп елларында иҗади конкурсларда уңышлы катнаша, җыр конкурсларында җиңү яулый. Укуга килгәндә исә көндәлекне гел яхшы билгеләре бизәр була. Беренче укытучысы Кәшифә Әхмәт кызы үрнәген гомере буена маяк итеп күңел түрендә йөртә. Сигезьеллык мәктәпне гел бишле билгеләренә генә тәмамлап, Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә. Иң матур хатирәләргә төрелгән студент еллары да бик тиз үтеп китә. Алда – матур хыяллар, якты планнар, яшьлек романтикасы... Унтугыз яшьлек укытучы кызны юллама буенча Сүлте сигезьеллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә тәгаенлиләр. Хезмәт кенәгәсендә шушы юлдан башка язма юк.
1979 ел. 1 сентябрь. Берүзенә өч сыйныф, 18 пар күз. Күпме кеше күңелендәге өмет чаткысын сүндермичә, балаларны яратып, ата-аналар белән аңлашып, коллективның йөзенә кызыллык китермәскә тырышып, әткәсе-әнкәсенең ышанычын акларга омтылып, мәктәп тормышы белән яшәү башлана. Әнкәсенең әйткән сүзе бүген дә колагында яңгырый кебек: “Иң зур җиңү – үзеңне җиңү. Иң авыры шул булыр балам. Сынатма! Тырыш бул!”
Укытучым безне ифрат нык ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә, булыша, аңлый. Аның белән бергә без мәктәп тормышындагы һәрбер эштә бик актив катнашабыз. Ул безне төрле бәйгеләргә әзерли. Шуңа күрә без гел югары урыннар алабыз. Нинди генә уеннар уйлап чыгармый. Ул безне бик күпкә өйрәтте. Яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да, фикерләү сәләтен үстерергә дә. Бездән чын шәхес тәрбияләргә бөтен көчен бирде. Ул укытучы гына түгел, чын мәгънәсендә актер иде.
Яшь укытучының төп эшендәге тырышлыгын күреп аңа мәктәпнең пионер оешмасын җитәкләүне — өлкән вожатый эшен дә йөклиләр. Дәресләр беткәч, һәр сәгатьнең минуты төгәл бүленә иде. Әби-бабайларның ишек төпләренә кадәр кар көрәлгән, су китерелгән, идәннәре юылган, утыны өелгән. Балалар шулай вожатыйларына ару-карусыз иярергә генә тора. Походлар, төрле конкурслар, атнаның беренче көнендә “Мәктәп җырлый” эшен дә ул башкара. Бер кулга күмер салынган чиләк тотып, култык астына яшел яфраклы мунча миллеге кыстырган балалар белән, шау-гөр килеп, фермага — бозауларга шефлыкка да бара. Һәр җомга терлекчеләр йортында аңлату, агарту эшләре үткәрә. “Сугышчан бит”ләрдә тырышларны мактап язса, ”Молния”ләрдә җитешсезлекләр утка тотыла. Атна башында укытучылар коллективы политукуларга җыела. Чиратлап билгеле бер темага чыгыш әзерлиләр, клубта бәйрәм уңаеннан үткәрелгән чара алдыннан доклад укыйлар. ”Трибуна артына басып, ораторлык осталыгы дәресләре алу шулай булгандыр инде,” — дип елмаеп искә ала ул вакытларны укытучым. Тарткан атка төйиләр, диләр бит. Бераздан сөйләм теле шома, оста кызны урындагы радиотапшыруларга диктор итеп билгелиләр. Шулай тотлыкмыйча, ялгышмыйча, халыкка төпле фикерләр җиткерү – үтә дә җаваплылык сорый. Тырыш педагог, укытучылар көне уңаеннан басылып таратылган район гәзитендә, хөрмәтле укытучылар исемлегендә булып, мактала.
“Ул елларда өстәмә эшкә бернинди түләү юк. Каршы килеп тә булмый. Сиңа ышанып тапшырганнар икән — димәк, кулыңнан килә. Вакытны дөрес бүлә белергә кирәклеген, аның кадерле нәрсә икәнен шул елларда ук ныклап аңладым,” — дип искә ала Галимә Салих кызы.
Яшьлек!.. Ул очарга киңлекләр сорый. Булдыклы кыз янында бөтерелүчеләр дә була, тик күңел күзе төшкәне берәү — тыйнак, аз сүзле, эшчән, булдыклы егет Әгълә. Күзгә күренми торган, әмма йөрәкләрне бәйләүче якты нур егет белән кызны күрештерә. Өч елдан мәхәббәт очкыны, ата-ана фатыйхасын алган Вәлиуллиннарның гаилә учагын кабыза. Яшьләрнең никахын котлап, колхоз Яшьләр урамындагы өр-яңа йортның ачкычын тапшыра.
Яшь гаилә тормыш көтә башлый: ихата-кураны әйләндереп, төзеп, язын бакчага нигез салалар. Бүген бу бакчада ниләр генә үсми, исең китәр. Яз яме — алмагачлар, аларны сөеп безләгән бал кортлары – үзе бер ямь, үзе бер гамь!
Үз өстендә туктаусыз эшләгәндә, яңалыкка омтылганда, белем багажын тулыландырып, өлкән укытучыларның тәҗрибәсен өйрәнеп, заманга ияреп атлаганда гына укытучы укытучы булып кала. Башкорт дәүләт педагогия институтында читтән торып югары белем алу, даими рәвештә курсларда булып, белемне камилләштерү татлы җимешен бирә. Укучыларының районда үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннар алып сөендерүе — шуның бер ачык мисалы. Районда иң үрнәкле кабинет хуҗасы да булды ул, иң матур, дөрес каллиграфия белән яздыручы укытучы да — Галимә Салих кызы. Хезмәтен зурлап аңа Русия Федерациясенең Мактау кәгазен тапшырдылар.
Милләткә булган хөрмәтне, телгә булган мәхәббәтне укучылары тиз ота. Шигъри конкурсларда алар алдынгылыкны кулдан ычкындырмый. Укытучы үзе дә темасын билгеләп, кулына каләмен алса, язмасын районның “Маяк”, республиканың “Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләре басмый калмый. Үз фикерен төптән уйлап, кеше күңеленә барып җитәрлек итеп иҗат итә, яза, шатлык өләшә ул. 2018 елда Гаилә елы уңаеннан үткәрелгән “Ихлас сүз” бәйгесендә катнашып, “Буыннар бәйләнеше — вакыт әйләнеше“ номинациясендә, бүләкләнүче унбиш журналист арасында ул да бар иде.
Язмамда гамь, ямь сүзләрен ачтым кебек. Ә моң? Ул кайда калды? Югалдымы әллә чишмәсе? Юк, укучым, укытучым – үзе бер моң чишмәсенә әверелде. Халык җырлары, сүзләре тирән мәгънәгә ия булган озын көйләр аның гомер юлын бизи барды. Ул моң белән укучыларны гомере буена тәрбияләде. Матур үрнәк күрсәтеп, үзе артыннан ияртте. Моң илендә алган иң саллы бүләкләренең берсе — 1997 елда башкару осталыгы һәм халык җырларын пропагандалаган өчен республиканың Мәдәният министрлыгы Халык иҗаты үзәге тарафыннан бирелгән Мактау кәгазе.
“Башкортстанның атказанган укытучысы” исемен йөрткән хөрмәтле мөгаллимәгә соравым: “Галимә апа, әйтегез әле, кайсы үзәктә булырга тиеш: эшме, әллә гаиләме?” “Үзәктә — гаилә. Ул — тыл. Ул — бәхет, иминлек, бөтенлек, камиллек дөньясы. Ул — илһам чишмәсе. Эш исә — шатлык. Аның нәтиҗәсен зур тырышлык аша җир өстенә бәреп чыккан шатлык чишмәсенә тиңләр идем. Ике чишмә ургылып акканда тормыш җыры да матур, көчле була”, — диде ул.
Күңел аклыгы булган уңган хуҗаларның тормыш куйган сынауларга бирешми яшәвен күреп, җан сихәте булырдай сый-хөрмәтеннән авыз итеп, җырлы самавыр янындагы сөйләшүдән зур канәгатьлек кичереп, исәнлек-саулык, хәерле гомер, киләчәктә дә җанлы, җылы аралашулар теләп саубуллашам. Гомерен изге хезмәткә — балаларга белем һәм акыл, әхлак тәрбиясе бирүгә багышлаган хөрмәтле мөгаллимәнең киләчәге, һичшиксез, якты булыр. Сабыйлар күңелендә ул кабызган ялкыннар яктылыгы озак еллар нурын сибәр. Ирексездән Эльмира Шәрифуллинаның шигырь юллары күңелемне били. Бу шигырь нәкъ минем беренче укытучым, үзенең 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләүче Галимә Салих кызына атап язылгандай.
Мөгаллимә, Сез – галимә,
Сез – минем укытучым,
Белемле кеше булсын, дип,
Кайгырып ут йотучым.
Ут йотучы укытучым –
Мөгаллимә – галимә.
Мактау сүзе әйталмадым
Моңарчы бер кәлимә.
Сез – иң мәртәбәле кеше,
Сез – иң чын Укытучы.
Шәкертем кеше булсын, дип,
Утлы күмер йотучы.
Илсөяр ГАЛИЕВА.
Илеш районы.