+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 март 2020, 08:00

Бокс белән шөгыльләнүчеләр икеләтә артачак

Республика Хөкүмәте һәр мәктәптә бокс секциясе булдыру максатын куйды.

Республика Хөкүмәте һәр мәктәптә бокс секциясе булдыру максатын куйды.

Башкортстанда киләсе берничә елда бокс белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары саны ике тапкыр артачак. Бу хакта ТАСС төбәк Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаровка сылтама белән хәбәр итә.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Башкортстанда спортның бу төре белән 3,5 меңгә якын бала шөгыльләнә, әмма урындагы хакимиятләр бу күрсәткеч җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип саный.
Хәзер мондый дәресләр республикадагы 63 районның 39ында үткәрелә. Назаров билгеләвенчә, “максат – һәр мәктәптә бокс секциясе булдыру”.
Әлеге көрәш төрен популярлаштыру өчен төбәктә төрле турнирлар үткәреләчәк. Моннан тыш, белем бирү учреждениеләрен җиһазлауны яхшырту планлаштырыла. Назаров, шулай ук, балаларга спорт белән шөгыльләнүгә яхшы шартлар булсын өчен бокс федерациясенә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары 7 мартта Уфада Николай Валуевның Олимпия мәктәбе ачылуын белдерде. Аның фикеренчә, бу — укучылар өчен өстәмә үрнәк һәм стимул, ул аларны бокс белән шөгыльләнүгә һәм югары нәтиҗәләргә ирешүгә этәрәчәк.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас