+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 март 2020, 13:00

Коронавирус аркасында БДИны күчерерләрме?

“Рособрнадзор” бу хәлгә бәйле аңлатма бирде.

“Рособрнадзор” бу хәлгә бәйле аңлатма бирде.Русия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, коронавирус таралу сәбәпле, әлеге вакытта БДИ һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру вакытын күчерергә җыенмый. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.Имтиханнарга әзерлек штат режимында бара, алар расписание буенча билгеләнгән срокларда узарга тиеш.Шул ук вакытта, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле ситуацияне игътибар белән күзәтәләр, һәм кирәк булган очракта, имтиханда катнашучыларның хокукларын саклау һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен узу мөмкинлеген тәэмин итү максатында өстәмә карарлар кабул ителәчәк.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас