+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 март 2020, 12:30

Казанга ана теле һәм әдәбияты укытучылары җыела

Бөтенрусия бәйгесенең финалында 50 педагог көч сынашачак.

Бөтенрусия бәйгесенең финалында 50 педагог көч сынашачак.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында “Туган тел” осталык дәресләре Бөтенрусия бәйгесенең финалы Казанда 30 марттан 1 апрельгә кадәр узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара “2014-21 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Бәйге Русия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, ана теле укытучыларының абруен күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату максатыннан үткәрелә.
Конкурсның читтән торып уздырыла торган этабында Татарстанның төрле районнарыннан 79 педагог һәм илнең башка төбәкләреннән 10 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашкан. Финалда 50 педагог көч сынашачак.

Фото: nkat-rb.ru
Читайте нас