БДУның Сибай институтында уку алдынгыларын тәбрикләү тантанасы узды.
Уку алдынгыларын тәбрикләү чарасында уку отличниклары һәм югары уку йорты җитәкчеләре, педагоглары катнашты.
Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль бюджет исәбенә көндезге формада белем алучы студентларга дәүләт академик стипендиясен һәм дәүләт социаль стипендиясен билгеләү тәртибен раслау турында” гы Боерыгын үтәү йөзеннән, уку, фәнни-тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади һәм спорт эшчәнлегендә югары уңышка ирешкән студентларга югары академик һәм социаль стипендияләр билгеләнде.
Стипендиянең максималь күләме 10 430 сум тәшкил итә.
Укытучылар үз чыгышларында югары уку йортының иң яхшы студентларын җылы котлады һәм югары стипендияләр билгеләүнең күп нәрсәгә мәҗбүр итүен, моның булачак белгечлекне уңышлы үзләштерүгә үзенчәлекле адым булуын ассызыкладылар.