Моңа ата-аналарның ачуы чыккан, ә директор укытучыларны яклаган.
Әбҗәлил районында яшәүче ханым ачулы пост бастырган. Анда Аскар мәктәпләренең берсендә эшләүче укытучыларның укучылар алдында кальян тартуларын тәнкыйтьли.
"Бу атнада укытучылар укучылар белән бер клубта утырганнар. Укытучының кальян тартып утыруын сториска кую кирәкме соң? Аңлыйм, матур, модалы, әмма Сез үз укучыларыгызга нинди үрнәк бирәсез?"
Кайберәүләр бу ханым белән килешә, педагоглар үсеп килүче буын өчен үрнәк булырга тиеш, ди, әмма күпчелек, укытучылар да кешеләр кебек ял итә ала, дигән фикердә.
- Укытучы уку материалы бирергә һәм аны ничек үзләштерүләрен тикшерергә тиеш. Буш вакытында педагог нәрсә эшләргә кирәклеген үзе хәл итә. Бу - аның шәхси тормышы. Ә үрнәк бирергә һәм тәрбияләргә ата-аналар бурычлы, - ди берәү.
- Яшь укытучылар ял итеп утыра. Ә менә сезнең балаларыгыз бу вакытта анда нәрсә эшли? - дигән сорау да бар.
- Ел башында мин барлык педагогларны җыйдым, этика турында искә төшердем, шуңа күрә әти-әниләр хәлне арттырган, дип уйлыйм. Ә клубларда укытучыларның ялына килгәндә, ни өчен алар беркая да чыкмаска тиеш? Эштә булмаган вакытта алар үзләре теләгәнчә ял итәргә тулы хокуклы, - дип белдерә мәктәп җитәкчесе.
Ә сез бу хакта нинди фикердә?