+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 март 2020, 13:05

Бәйге дәвам итә

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучылары сыйныф сәгатьләре үткәрде.

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучылары сыйныф сәгатьләре үткәрде.

Уфада “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе дәвам итә. Билгеле булуынча, 10-11 мартта башкаланың 65нче гимназиясендә 7 укытучы — Нуриман районының Красная Горка мәктәбеннән Рәмилә Гыйльванова, Әлшәй районының Нигъмәтулла мәктәбеннән Гөлчәчәк Кәбирова, Бәләбәй Татар гимназиясеннән Резеда Гыйззәтуллина, Кырмыскалы районының Иске Шәрәй мәктәбеннән Регина Мөлекова, Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбеннән Эльза Мөхәммәтҗанова, Яңавыл районының Карман мәктәбеннән Әнисә Хәлфәтуллина, Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбеннән Галия Корбанова сынау узды. Мөгаллимәләр чара темалары итеп агымдагы елның мөһим вакыйгаларына бәйле темалар сайлаган. Мәсәлән, “Батырлык турында сөйләшик”, “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!”, “Без хәтерлибез, без горурланабыз”.
12-13 мартта бер төркем укытучылар Уфаның 84нче Татар гимназиясендә ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәрде. Мәчетле районының Олы Ака мәктәбеннән Альбина Нурыева, Борай районының Чалкак мәктәбеннән Гүзәл Исламова, Тәтешле районының Югары Тәтешле 1нче мәктәбеннән Зилә Нуриханова, Балтач районының Иске Тимкә мәктәбеннән Эльвера Хөрмәтова, Бишбүләк районының Усак-Кичү мәктәбеннән Алсу Гыймазова, Краснокама районының Иске Янъегет мәктәбеннән Гөлшат Сәгадиева, Чишмә районының Шиңгәккүл мәктәбеннән Зөлфия Хөсәенова, Стәрлетамак шәһәре 5нче гимназиясеннән Гөлшат Кәримова, Чакмагыш районының Иске Бәшир мәктәбеннән Раилә Макулова жюри алдында осталыкларын һәм эш тәҗрибәләрен күрсәтте.
Икенче турга үткән укытучылар иртәгә осталык дәресләре күрсәтә һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә тәкъдим итәчәк. “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга конкурсантларның өчесе сайланачак. Соңгы сынауда укытучыларны мәгариф министры белән әңгәмәдә катнашу көтә.
“Башкортстанның ел укытучысы-2020” республика конкурсын һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2020” төбәкара конкурсын ябу тантанасы 17 мартта үтәчәк.

Фото: Мәгарифне үстерү институты сайтыннан.
Читайте нас