+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 март 2020, 18:35

Коронавирус БДИ тапшыру вакытына да "сукты"

Мондый үзгәрешләр коронавирус белән бәйле.

Мондый үзгәрешләр коронавирус белән бәйле.

Быел БДИ тапшыру тәртибенә коронавирус таралу сәбәпле үзгәрешләр кертеләчәк, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру вакыты күчереләчәк. Бу хакта Русия Хөкүмәтенең вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән "РИА-Новости" хәбәр итә.

Ул БДИны алдан тапшыру вакыты якын арада билгеләнәчәген белдерде. Билгеле булуынча, 20 мартта әдәбият һәм география буенча имтиханнар узарга тиеш иде.

Татьяна Голикова, БДИ расписаниесендәге үзгәрешләр имтихан тапшыручыларга зыян китермәскә һәм вузларга керүгә йогынты ясамаска тиеш, дип ассызыклады.

Фото: activityedu.ru


Читайте нас