+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 март 2020, 11:05

Уфа мәктәпләрендә кабинет системасы бетерелде

Бу коронавирус таралуны булдырмау максатыннан эшләнә.

Бу коронавирус таралуны булдырмау максатыннан эшләнә.

Уфада коронавирус инфекциясе белән авыруны кисәтү максатларында мәктәпләрдә кабинет системасы туктатылды. Бу хакта башкала хакимияте хәбәр итә.

17 марттан укучылар бер уку кабинетыннан икенчесенә күчмичә генә шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, "Роспотребнадзор" күрсәтмәсе нигезендә, башкаланың мәгариф учреждениеләрендә бина эчләрендә дезинфекция үткәрү бурычы куелды.

Шулай ук, балалар һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан киңкүләм чаралар оештыру һәм уздыру тыела.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас