+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 март 2020, 18:05

“Җиңүче исеменә лаек булу бик дулкынландыргыч!”

“Ел укытучысы-2020” бәйгесенең абсолют җиңүчесе билгеле булды.

“Ел укытучысы-2020” бәйгесенең абсолют җиңүчесе билгеле булды.

Бүген башкаланың “Торатау” Конгресс-холлында “Башкортстанның ел укытучысы” 30нчы республика һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” 25нче төбәкара конкурсларына йомгак ясалды. Шунысы әһәмиятле, һөнәри осталык бәйгеләренең юбилей елында “Елның яшь укытучысы” конкурсы да биш еллыгын билгели.
Быел бәйгегә республиканың төрле районнарыннан 209 педагог килгән иде. Бүгенге тантанада әлеге әһәмиятле бәйгедә көч сынашкан укытучыларның иң-иңнәре сәхнәгә күтәрелде. Быел абсолют җиңүче — “Ел укытучысы” исеменә Уфаның 95нче мәктәбеннән биология һәм химия укытучысы Фидан Гафаров лаек булды.
— Җиңүче исеменә лаек булу бик дулкынландыргыч. Бу бәйге безнең барыбызга да бәяләп бетергесез тәҗрибә бирде. Мин шуңа ышанам: укытучы һөнәре беркайчан да үз югарылыгыннан төшми, киләчәкне төзүгә хезмәт итәчәк, — диде быелгы бәйгенең абсолют җиңүчесе.
“Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеме — Уфаның 56нчы мәктәбеннән Дамир Шәмсетдиновка, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеме Кыйгы районының Югары Кыйгы мәктәбеннән Нәзилә Низамовага бирелде.
“Елның иң яшь укытучысы” исеменә Уфаның 86нчы мәктәбенең математика укытучысы Мария Ширшова лаек булды.
Республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып Нефтекаманың 10нчы мәктәбеннән Галия Корбанова танылды.
Педагогларны мәртәбәле җиңүләре белән ихлас тәбриклибез!


Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: