Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белдерде.
Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырырга теләк белдергән укучылар өчен көннәрнең күчерүе турында хәбәр итә.
Алар имтиханнарны быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән бер вакытта — 25 майдан 29 июньгә кадәр тапшырачак. Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры нәкъ менә шул вакытка туры килә.
Быел БДИны алдан тапшыру этабы 20 марттан 13 апрельгә кадәр узарга тиеш иде.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли.
8 (347) 218-03-81, 218-03-28 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Билгеле булуынча, 18 марттан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, республикада югары әзерлек режимын кертте.