Әлегә кадәр Бөтенрусия олимпиадасы 30 апрельдә тәмамлана иде.
Мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасының тәмамлану вакытын үзгәртү турында Русия Мәгариф министрлыгының карары чыкты. Олимпиада тәмамлану вакыты 30 апрельдән 30 июньгә күчерелә.
Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы буенча, Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы ел саен уку елы кысаларында 1 сентябрьдән 30 апрельгә кадәр үткәрелеп килә иде.
"Мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасын үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында"гы боерык проекты нигезендә “уку елы кысаларында" сүзләре төшереп калдырылачак, ә “30 апрель” “30 июнь"гә алыштырылачак.