Чираттагы “Мәгариф сәгате”ндә коронавирус таралуны профилактикалау чаралары каралды.
Чираттагы “Мәгариф сәгате” төбәк Башлыгының югары әзерлек режимын кертү турындагы указында каралган белем бирү учреждениеләрендә коронавирус таралуны профилактикалау чараларын караудан башланды.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, барлык балалар бакчалары штат режимында эшли, әмма көчәйтелгән карантин чаралары кертелгән. Мәктәпләр дүшәмбедән 6 апрельгә кадәр каникулга китә, алар эпидемиологик хәлгә карап, бер атнага озайтылырга мөмкин.
23 мартка Мәгарифне үстерү институты Башкорт дәүләт педагогия университеты белән берлектә дистанцион укытуны оештыру буенча методик рекомендацияләр әзерли. 24 марттан 3 апрельгә кадәр барлык укытучылар да квалификация күтәрү курслары узачак, һәм 6 апрельдән гомуми белем бирү учреждениеләре дистанцион эш форматына күчәргә әзер булачак.
93 авыл мәктәбе дистанцион укытуга күчми, аларда кирәкле техник мөмкинлекләр юк. Анда башлангыч сыйныф укучылары өчен 15 укучыдан да артмаган дежур төркемнәр оештырылачак.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, кирәк булган очракта кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен мондый төркемнәрне республиканың барлык мәктәпләрендә дә булдырырга кирәк.
Югары һәм урта һөнәри уку йортлары 23 марттан дистанцион укытуга күчәчәк.
— Хәзерге вакытта республикада авыруны йоктыру очраклары юк. Әмма без мондый авырулар барлыкка килгән төбәкләр арасында яшибез. Шуңа күрә без җитди хәвеф булуын аңларга тиешбез, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.