Мондый чаралар коронавирус таралуына юл куймау максатыннан эшләнә.
23 марттан Башкортстанның барлык 96 колледжы да дистанцион укытуга күчә. Бу хакта төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Уфаның “Аврора” талантларны үстерү үзәгендә узган күчмә “Мәгариф сәгате”ндә хәбәр итте.
Министр ассызыклавынча, дистанцион укытуга күчү планында бернинди кыенлыклар да юк. Башкортстанның югары уку йортлары 16 марттан дистанцион укытуга күчә башлады. "23 мартка кадәр барлык чаралар да төгәлләнәчәк", — дип белдерде Айбулат Хаҗин.
Ятим балалар һәм чит ил студентлары, барлык санитар нормаларны үтәп, тулай торакларда яшәячәк һәм, башка студентлар кебек үк, читтән торып укыячак.