+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 март 2020, 08:00

Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре форумы узачак

Владимир Путин бу чараны Кырымда оештырырга тәкъдим итә.

Владимир Путин бу чараны Кырымда оештырырга тәкъдим итә.

Русия Президенты Владимир Путин Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре форумын үткәрү идеясен хуплый һәм ул Кырымда уза алыр иде, дип саный. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Кырым җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу барышында Севастополь укытучысы Владимир Путинга әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.
Путин идеяне дөрес һәм файдалы дип белдерде һәм фикер алышырга вәгъдә итте.

"Мин министр белән, һичшиксез, сөйләшәчәкмен", — диде Путин. Президент фикеренчә, мондый чара өчен Кырым отышлы һәм уңайлы мәйданчык була алыр иде.

Билгеле булуынча, сентябрьдә сыйныф җитәкчеләренең беренче форумын үткәрү планнары турында Русия мәгариф һәм фән министры Сергей Кравцов хәбәр иткән иде.

Фото: kremlin.ru
Читайте нас