БДИны алдан тапшыручылар яңадан теркәлергә тиеш.
БДИны вакытыннан алда тапшыручыларга имтихан көннәрен күчерү турында гариза бирергә кирәк. Бу хакта Русия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.
- Билгеле булуынча, БДИны вакытыннан алда тапшыру коронавирус аркасында июнь аена күчерелә. Шуңа күрә агымдагы елның 1 апреленә кадәр имтиханны алдан тапшыручылар дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорына яңадан теркәлергә тиеш. БДИ һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру вакытын үзгәртү турындагы гаризалар төбәк Мәгариф министрлыгы билгеләгән урыннар буенча дәүләт имтихан комиссиясенә тапшырыла. Һәр төбәк имтихан вакытын үзгәртү турында гаризаны кайда һәм ничек кабул итәчәген үзе хәл итә, — дип белдерә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.
Имтиханны вакытыннан алда тапшырырга теркәлгән катнашучыларның күбесе — мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар. Алар БДИны —резерв көннәрдә, ә агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары төп көннәрдә тапшырачак. Төрле фәннәр буенча имтихан даталары туры килгәндә, яки катнашучы объектив сәбәпләр аркасында имтиханны тиешле вакытка тапшыра алмаса, төбәк дәүләт имтихан комиссиясе аны күчерә ала.