+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 март 2020, 08:35

Уфа укучыларын заманча мәктәпләр көтә

2025 елга кадәр Уфада 67 балалар бакчасы һәм 40 мәктәп төзеләчәк.

2025 елга кадәр Уфада 67 балалар бакчасы һәм 40 мәктәп төзеләчәк.

2018-19 уку елында дәресләр Уфаның 58 гомуми белем бирү мәктәбендә (45 процент) ике сменада үткәрелде, ә икенче сменада укучыларның гомум саны 20,6 мең кеше (17,5 процент) тәшкил итте.

Уфаның гамәлдәге 43 мең урынлык 235 балалар бакчасына бүген 62 мең бала йөри, бу нормативтан 19 меңгә, ягъни 44 процентка артып китә. Мондый мәгълүматларны шәһәр хакимияте китерә, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Әлеге проблеманы хәл итү өчен ел саен 10нан да ким булмаган мәктәп һәм шул ук санда балалар бакчасы төзү, реконструкцияләү яисә капиталь ремонт ясау өчен проект документациясен эшләргә кирәк.

2025 елга кадәр Уфада 12,6 мең урынга исәпләнгән 67 балалар бакчасы һәм 47 мең укучыга исәпләнгән 40 мәктәп төзү планлаштырыла. Шулай ук 25 мәктәпне реконструкцияләү планлаштырыла, бу уку урыннары санын 15,8 дән 25 меңгә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шул рәвешле, 2025 елга кадәр, яңа биналар төзү һәм гамәлдәге биналарны реконструкцияләү нәтиҗәсендә, Уфа мәктәпләре - 56 501, ә балалар бакчалары 12,6 мең урынга артачак.


Фото: s018.radikal.ru
Читайте нас