Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Республикада каникуллар 6 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Элегрәк, мәктәпләрдә дистанцион укыту 2 апрельдән башлана, дип игълан ителгән иде. Кичә Русия Президенты үз мөрәҗәгатендә, 28 марттан 5 апрельгә кадәр илдә ял атнасы булачак, дип игълан итте. Шуңа бәйле рәвештә, Башкортстанда каникуллар графигына да төзәтмәләр кертелгән.
"Каникуллар дәвам итә. Безнең балалар вакытларын бушка уздырмасын өчен без аларны укуга җәлеп итәргә теләгән идек. Әти-әниләре өйдә булганда аралашып калсыннар", — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә төрле яшьтәге балалар өчен дежур төркемнәр эшләячәк.