+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 март 2020, 12:00

БДИ тапшыруны августка күчермәкчеләр

Пандемиягә бәйле, уку йортларына кабул итү вакыты да күчерелүе ихтимал.

Пандемиягә бәйле, уку йортларына кабул итү вакыты да күчерелүе ихтимал.

Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышов БДИ тапшыруның төп чорын — августка, ә вузларга кабул итү вакытын аннан да соңракка күчерү тәкъдиме белән чыкты. Парламентарий вице-премьер Татьяна Голиковага тиешле хатны юллаган да инде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Чернышов мондый чаралар коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә кирәк дип саный. Ул, Русия мәктәпләрендә дистанцион белем бирүнең сыйфаты укучыларны һәм аларның ата-аналарын тулысынча канәгатьләндерми, дип аңлата. Прогрессив белем бирү институты мәгълүматларына караганда, укучыларның - 36, ата-аналарның 48 проценты белем дәрәҗәсен күтәрү өчен өстәмә вакытка мохтаҗ.

Институт директоры Анна Маркс, үз чиратында, Русия мәгариф системасының онлайн-укуга күчүгә әзер булмавы сәбәпле, укучылар “имтиханнарга сыйфатлы әзерләнү мөмкинлеген югалта”, дип өстәде. Аның фикеренчә, бу өлгерешкә тискәре йогынты ясаячак һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының балларын киметәчәк.


Фото: avatars.mds.
Читайте нас