+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 март 2020, 16:02

Республика мәктәпләрендә яңа дәрес барлыкка килергә мөмкин

"Семьеведение" фәне нәрсә турында булачак?

Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы демографияне яхшырту максатларында мәгълүмати-пропаганда кампаниясен җәелдерергә тәкъдим итә.

Шул җәһәттән туучылар санын арттыру буенча өстәмә чаралар гамәлгә ашырылырга мөмкин. Алар арасында:
– "Башкортстан балалары – бәхет" мәгълүмат кампаниясен эшләү һәм гамәлгә ашыру;
– яшүсмерләр һәм ир-егетләрнең репродуктив сәламәтлеге турында атналык телевизион тапшырулар булдыру;
– барлык гомуми белем бирү оешмаларында "Гаилә белеме" программасын гамәлгә кертү.

Русия Иҗтимагый палатасы үткәргән мониторинг күрсәткәнчә, гаиләләргә ярдәм чаралары турында аз мәгълүмат бирелә. Гаиләләрнең яртысы, шул исәптән күпбалалы гаиләләр дә, мондый чаралар турында гомумән белми. Бу хакта күптән түгел республика парламенты спикеры Константин Толкачев хәбәр итте.


Фото: life.ru сайтыннан
Читайте нас