Барысы да дистанцион укытуга бәйле булачак.
Әгәр ата-аналар карантин вакытында балаларның өйдә булуын күзәтеп торса, ә мәктәпләр мобилизацияләнеп, дистанцион укыту оештыра алса, уку елын озайтырга кирәк булмаячак. Бу хакта “Парламент газетасы”на Мәгариф, фән, һәм мәдәният буенча Федерация советы комитеты рәисе Лилия Гомәрова сөйләде. Сенатор белдерүенчә, коронавирус таралуы үсеш алган очракта, Русия укучылары өчен уку елын озайтырга мөмкиннәр, тик әлегә фаразлар ясарга иртәрәк.
“Хәзер иң мөһиме — балалар өйдә утырсын, ата-аналар алар өчен файдалы шөгыльләр тапсын, дистанцион укыту югары дәрәҗәдә оештырылсын", — ди Лилия Гомәрова. Ул шулай ук ата-аналарның онлайн-укыту буенча сораулары күп булуын билгеләп үтте, “кайбер мәктәпләрдә укытучылар эшкә ныклап тотынган, укучылар белән элемтәдә тора, ә кайберләрендә параграфларны мөстәкыйль өйрәнү өчен җибәрү белән генә чикләнә".