Коронавирус аркасында кабул итү имтиханнары күчерелә.
Русия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдерүенчә, вузларга укырга керү вакыты коронавирус инфекциясе аркасында күчереләчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Министр сүзләренә караганда, кабул итү имтиханнарын тапшыру, Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру вакыты күчерелү сәбәпле, ике-дүрт атнага кичектерелергә мөмкин. Шул ук вакытта, югары уку йортларында бюджет урыннары хәтта авыр икътисади шартларда да булдырылачак. Бүгенге көндә алар 34 меңгә арткан. Валерий Фальков ассызыклавынча, мондый карар мәктәп тәмамлаучылар санының артуына нигезләнгән.
“Бездә демографик күрсәткечләр дә бар: мәктәп тәмамлаучылар саны арта. Бу — беренчедән. Икенчедән, ихтыяҗ зур, шуңа күрә без, бюджет урыннары санын арттырып кына калмыйча, структура буенча да бүләбез. Гуманитар әзерлек юнәлешләрендә, педагогик һәм медикларда алар күбрәк булачак", — диде ул һәм төбәкләрнең югары уку йортларында бюджет урыннары булдыруга ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте.
Билгеле булуынча, 2021-22 уку елына 576 меңнән артык бюджет урыны биреләчәк. Бу 2020-21 уку елына караганда 10 процентка күбрәк.