+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 март 2020, 07:10

Коронавирус олимпиада вакытын да үзгәртте

Әлегә кадәр олимпиада 30 апрельдә тәмамлана иде.

Әлегә кадәр олимпиада 30 апрельдә тәмамлана иде.
Мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасы тәмамлану вакытын үзгәртү турында Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының карары чыкты. Олимпиада тәмамлану вакыты 30 апрельдән 30 июньгә күчерелә.

Министрлык приказы буенча, Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы ел саен уку елы кысаларында 1 сентябрьдән 30 апрельгә кадәр үткәрелеп килә иде.
“Мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасын үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында”гы боерык проекты нигезендә “уку елы кысаларында” сүзләре төшереп калдырылачак, ә “30 апрель” “30 июнь”гә алыштырылачак.
Читайте нас