Ачык эфирлар “ВКонтакте” социаль челтәрендә узачак.
Бүген өйдә булган ата-аналарга, мәктәп укучыларына һәм студентларга ярдәм йөзеннән Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Өй сәгате” ачык эфирлар марафонын башлап җибәрә.
Көн саен “ВКонтакте”да илнең иң яхшы педагоглары, белем бирү өлкәсе психологлары, популяр блогерлар һәм экспертлар мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә көнне үзең өчен файдалы итеп ничек үткәрергә кирәклеге турында киңәшләр бирәчәк һәм көндәлек уку тәртибе төзүдә ярдәм итәчәк.
Бүген, 31 мартта, Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә мәгариф һәм фән министры Сергей Кравцов мәгариф өлкәсендә якындагы һәм алдагы көннәрдә ниләр булачагы турында сөйләячәк һәм тамашачылар сорауларына җавап бирәчәк. Трансляцияне министрлык сайтларында карарга була.