Уфада 28 балалар бакчасын гына калдыру турында карар кабул ителде.
Уфада 28 дежур балалар бакчасы калдыру турында карар кабул ителде. Башкортстан башкаласы хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин тиешле карарга кул куйды.
Мэриянең матбугат секретаре Марсель Байдәүләтов хәбәр итүенчә, барлык мәктәпкә белем бирү оешмалары ябылачак, бары тик 28 балалар бакчасы гына эшләячәк. Уфа хакимияте сайтында нинди балалар бакчалары эшләве турында якын арада мәгълүмат биреләчәк.
Билгеле булуынча, бүгенге көнгә кадәр Уфада 84 балалар бакчасында 88 дежур төркем эшли иде.
Фото: utv.ru