+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 апрель 2020, 08:45

Соравың булса, “кайнар линия”гә шалтырат!

Укытучылар һәм ата-аналар өчен дистанцион укытуны оештыру буенча “кайнар линия”гә дүрт меңнән артык шалтырату килгән дә инде.

Укытучылар һәм ата-аналар өчен дистанцион укытуны оештыру буенча “кайнар линия”гә дүрт меңнән артык шалтырату килгән дә инде.

Укытучылар һәм ата-аналар өчен дистанцион укытуны оештыру буенча Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының "кайнар линия”сенә дүрт меңнән артык шалтырату килгән.
Эпидемиология хәле шартларында укытучылар һәм ата-аналар өчен мәктәпләрдә дистанцион укыту оештыру буенча Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының "кайнар линия"сенә илнең барлык төбәкләреннән шалтыратулар килә.
Иң күп шалтыратулар Мәскәүдән, Краснодар, Красноярск крайлары, Мәскәү һәм Ростов өлкәләреннән килгән.
Сорауларның 43 проценты төрле санлы платформаларда укыту белән бәйле булган.
Педагоглар һәм ата-аналар укытучыларның расписание төзү, укучы көндәлеген, өй биремнәрен тикшерү һәм бәяләү алгоритмы нинди булуы турында, шулай ук техник детальләрне ачыклау буенча сораулар биргән.
Ата-аналарны һаман булса дистанцион укыту шартларында белем бирү процессы регламенты борчый: каникуллар вакыты, өй эшләре, урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары практикасы. Мондый сораулар 26 процент тәшкил итә.
Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының укытучылар һәм ата-аналар өчен эпидемиология хәле шартларында мәктәпләрдә дистанцион укыту оештыру буенча “кайнар линия” тәүлек буе эшли. Телефоны: +7 (800) 200-91-85.


Фото:education.bashkortostan.ru
Читайте нас