+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 Апреля 2020, 13:35

Авыл укучысы дистанцион белемне ничек алачак?

Республикада Интернет начар эшләгән, яки бөтенләй тоташтырылмаган авыллар да бар.

Республикада Интернет начар эшләгән, яки бөтенләй тоташтырылмаган авыллар да бар.

Анда яшәүче укучылар мәктәпләр дистанцион укытуга күчкәч ничек белем алачак? Бу сорауга мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин мәгарифкә багышланган брифинг вакытында җавап бирде.

— Андый мәктәпләрнең саны төгәл билгеләнгән. Кейслар ярдәмендә укыту электрон һәм кәгазь формада оештырылачак. Интернет тиешенчә эшләмәгән яисә онлайн-дәресләргә кушыла алмаган очракта, укучыга биремнәр электрон почтага җибәреләчәк. Интернет бөтенләй булмаган авылларда укучылар кәгазь кейслар ярдәмендә белем алачак, — диде министр.

Кәгазь кейслар очрагында балаларга биремнәрне мәктәп автобусында дежур укытучы тарата. Ул, дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә биремнәрне таратып, укучылар эшләгән җавапларны җыя.

Бүген республикадагы хәлгә бәйле, мәктәпләрдә дистанцион укыту ике атна дәвамында барачак. Аннары алдагы көннәрдә арытаба булачак хәл-шартларга карап хәл ителәчәк, диде министр.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас