+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 апрель 2020, 10:50

Балаларга азык-төлек таратылачак

Дистанцион укыту вакытында балаларга азык-төлек җыелмасы тарату оештырыла. Аңа кемнәр хокуклы?

Дистанцион укыту вакытында балаларга азык-төлек җыелмасы тарату оештырыла. Аңа кемнәр хокуклы?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы нигезендә, дистанцион укыту вакытында мәктәпләрдә ташламалы туклануга хокуклы балаларга азык-төлек җыелмасы тарату оештырыла. Бу хакта брифинг барышында республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

“Әти-әниләре аларны атнага бер тапкыр алачак. Мәктәпләр кешеләр күпләп җыелмасын өчен, һәр ата-ананың килү вакытын исәпкә алып, график төзергә тиеш”, — диде ведомство җитәкчесе.

Фото:regnum.ru


Читайте нас