+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 апрель 2020, 11:05

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен — онлайн-курслар

Бу хакта бүген узган брифингта Айбулат Хаҗин сөйләде.

Бу хакта бүген узган брифингта Айбулат Хаҗин сөйләде.

Билгеле булуынча, коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә дәүләт йомгаклау аттестацияләре вакыты күчерелде.

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча катлаулы чор. 9нчы һәм 11нче сыйныфларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүе аерым игътибар таләп итә. Бу мәсьәлә Мәгариф министрлыгы тарафыннан аерым каралган. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен һәр шимбә онлайн режимда курслар оештырылачак. Бу хакта бүген брифингта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

Онлайн-курслар вакытында укучылар контроль-үлчәү материаллары биремнәрен үтәячәк, узган елдагы имтихан вакытында булган хаталар өстендә эшләячәк. Дәресләр барысы өчен дә иртәнге сәгать 11дә башлана. Аны имтихан комиссиясендә эшләүче, контроль-үлчәү материалларын яхшы аңлаучы иң тәҗрибәле педагоглар үткәрәчәк.

Айбулат Хаҗин әти-әниләргә балаларына шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудырырга, барлык сораулар белән дә сыйныф җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Фото: sm-news.ru
Читайте нас