+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 апрель 2020, 10:45

Дежур төркемнәр барлык мәктәпләрдә дә булачакмы?

Бу сорауга бүген брифингта Айбулат Хаҗин җавап бирде.

Бу сорауга бүген брифингта Айбулат Хаҗин җавап бирде.

6 апрельдән республиканың барлык мәктәпләре дистанцион укытуга күчә. Бу хакта бүген брифингта республика мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде.

Хәзерге хәл-шартларда укыту вариантының берсе буларак мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлар өчен дежур төркемнәр оештырылачак.

“Әти-әниләре эштә булган башлангыч сыйныф укучылары белән безнең педагоглар аерым эшләячәк. Андыйлар бик күп түгел. Төркемнәр 15 укучыдан да артмаячак. Дежур төркемнәрдә 1-4нче һәм 2-3нче сыйныфларны берләштерергә дә мөмкин”, — диде Айбулат Хаҗин.

Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, дежур төркемле мәктәпләрнең саны аз булачак. “Әле тәкъдим ителгән исемлек бик зур һәм аны яңадан карап чыгарга, кыскартырга кирәк”, — дип белдерде министр.

Фото:radio1.news
Читайте нас