Ул 8 июньдә башланырга тиеш иде.
Русиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте, эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылуга карамастан, БДИ вакытын тагын бер тапкыр күчерүне планлаштырмый. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.
“Рособрнадзор” белдерүенчә, әлеге вакытта расписание проекты эшләнә, аңа ярашлы БДИ 8 июньдә башланачак.
Билгеле булуынча, Мәгариф һәм фән министрлыгы быел БДИ һәм төп дәүләт имтиханнары тапшыру вакыты күчереләчәге турында хәбәр иткән иде.