+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 апрель 2020, 07:35

Уфада сабыйларны 22 бакча кабул итә

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында дежур балалар бакчасы турында мәгълүмат көн саен яңартылып тора.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында дежур балалар бакчасы турында мәгълүмат көн саен яңартылып тора.

Бу атнадан башлап, башкалада үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында эшләүче дежур балалар бакчалары турында мәгълүмат Уфа шәһәре хакимияте сайтында көн саен яңартылып тора. Бүген Уфада сабыйларны 22 дежур балалар бакчасы кабул итәчәк.
"Дежур төркемнәр ата-аналары өзлексез эшчәнлек алып баручы оешмаларда эшләүче балалар өчен эшләячәк", — дип ассызыклыйлар мэриядә. — Дежур төркемнәр эшен мониторинглау даими үткәрелеп тора. Баланы башка балалар бакчасына күчерү кирәк булган очракта, ата-аналарга хәбәр ителәчәк".
Баланы Уфаның башка өлешендәге балалар бакчасына кабул итәргә туры килгән яки вакытында туклануга куймаган очракта, ата-аналар балалар бакчасы мөдиренә паспорт, баланың туу турында таныклыгын күрсәтергә һәм дежур төркемгә барырга кирәклеге турында гариза язарга тиеш. Моны иртәнге 8дә, баланы бакчага китергәч эшләргә була.

Фото: m.2gis.ru
Читайте нас