+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 апрель 2020, 16:40

Директорлар премия алачак

Тиешле боерык республиканың хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Тиешле боерык республиканың хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгына караучы учреждениеләр җитәкчеләренә түләүле хезмәтләр өчен премия биреләчәк. Тиешле боерык республиканың рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Дәртләндерүче өстәмәләр керем китерә торган эшчәнлек алып барган өчен биреләчәк: түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтүдән, производство эшчәнлегеннән һәм уку-укыту хуҗалыкларыннан.
Стимуллаштыручы түләүләрнең иң зур күләме учреждение алган керемнең 7 процентыннан артмаска тиеш.

Җитәкчегә премия аена бердән алты окладка кадәр тәшкил итәчәк, һәм ул учреждение алган керемнәрнең күләменә бәйле булачак. Әгәр керем 500 меңнән 749 мең сумга кадәр булса — өстәмә 1 оклад, 750 меңнән 1,5 миллион сумга кадәр — 1,5 оклад, һәм тагын шулай арта бара.

Документта, шулай ук, аена өстәмә түләүнең максималь күләме күрсәтелгән. Мәсәлән, Ишембай нефть колледжында ул 66,3 мең сум, Уфа ягулык- энергетика комплексында — 73,5 мең сум, Мәгарифне үстерү институтында 49 мең сум тәшкил итә.

Фото: mouososhsite.ru
Читайте нас