+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 апрель 2020, 13:15

Тугызынчылар имтиханны быел ничек тапшырачак?

Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бүген чираттагы брифингта сөйләде.

Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бүген чираттагы брифингта сөйләде.

Коронавирус инфекциясе таралу, үз-үзеңне изоляцияләү һәм дистанцион укытуга күчү сәбәпле, мәктәптә белем бирү системасында сизелерлек үзгәрешләр булды.

Бөтенрусия тикшерү эшләрен һәм Дәүләт аттестациясен үткәрү вакыты күчерелде. Укучылар өчен тикшерү эшләре май аенда дистанцион төрдә узачак. БДИны — 8 июньдә, төп дәүләт имтиханын 9 июньдә үткәрү вакыты да күчерелер, мөгаен.

Республиканың 9нчы сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханын тапшыруны җиңеләйтәләр — имтиханнар урыс теле һәм математика буенча гына узачак.

К-вирус таралу, гражданнарның үз-үзен изоляцияләүгә күчүе һәм дистанцион укытуга бәйле рәвештә, Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү вакыты гына түгел, ә төп дәүләт имтиханы буенча тапшырыла торган фәннәр исемлеге дә үзгәрәчәк. Бу хакта бүген брифингта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

— Сайлап ала торган ике фән буенча 9нчы сыйныф укучылары имтихан тапшырмаячак , — диде Айбулат Хаҗин.

Фото: vuslon.ru


Читайте нас