Учалы коррекцион мәктәп-интернатында дистанцион укыту һәм азык-төлек җыелмасы тарату эше югары дәрәҗәдә оештырылган.
2020 елның 6 апреленнән Учалы коррекцион мәктәп-интернатының барлык укытучылары һәм укучылары, республиканың барлык мәктәпләре кебек үк, дистанцион укытуга күчте. Моңа кадәр һәр укытучы дистанцион укыту технологиясен җитди үзләштергән. Укучыларның 85 проценты онлайн ZOOM, skype, watsapp интернет-ресурслары аша дәресләр ала башлаган. Укытучылар, психологлар, логопедлар үз дәресләрен катгый дәресләр тәртибе буенча, төрле педагогик алымнар һәм ысуллар кулланып, кызыклы итеп һәм югары дәрәҗәдә үткәрә.
Әлбәттә, беренче мәлдә кыенлыклар да булган: кайбер укучылар техник сәбәпләр аркасында бәйләнешкә чыга алмаган. Укытучылар, әти-әниләр белән берлектә, бу проблеманы хәл итү чарасын тапкан. Бәйләнешкә чыга алмаган укучылар өчен даими кәгазь кейслар әзерләнгән. Кәгазь кейсларны һәм азык-төлек җыелмасын мәктәп автобусында тәрбиячеләр таратып чыга.
Шунысы мөһим, Учалы коррекцион мәктәбе укучылары да дистанцион укыту чорында бушлай азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителде. Шушы көннәрдә барлык укытучыларга да дистанцион оештырылган укыту һәм бушлай бирелгән азык-төлек җыелмасы өчен әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләре әйтелде. Дистанцион укыту укытучыларга үзләренең укучыларын икенче яклап күрү мөмкинлеге бирде, ә әти-әниләр балалары һәм укытучылар белән тыгыз бәйләнештә булуга иреште. Укучылар һәм аларның әти-әниләре Учалы коррекцион мәктәп-интернатының барлык педагогларына дистанцион белем алу мөмкинлеге булдырган өчен рәхмәт җиткерә.