+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 апрель 2020, 17:20

Балалар... басуда укый

Кайбер районнарда Интернет тотмау әнә шундый юлга этәрә икән.

Кайбер районнарда Интернет тотмау әнә шундый юлга этәрә икән.
Мәгариф министрлыгы белдерүенчә, Кыйгы районының Колмәт авылында яшәүчеләрдән дүрт мөрәҗәгать килгән. Анда ата-аналар балаларны укыту өчен юлга чыгарга мәҗбүр.
Социаль челтәрләрдә балалар машинаның идәненә ноутбук куеп утырган видео һәм фото таралды. Урындагы халык сүзләренә караганда, дәресләр вакытында, кагыйдә буларак, юл буенда 40-50 машина тора.
- Бүгенге көндә Колмәт авылында оптик җепселле элемтә линиясе юк. Алдан исәпләүләр буенча, торак пунктка кадәр кимендә 18 чакрым элемтә линиясе төзергә кирәк, - дип белдерәләр министрлыкта. - Авыл 2G стандарты буенча мобиль интернет белән тәэмин ителгән, бу дистанцион белем бирү процессына күчү чорында укучылар һәм педагоглар арасында мәгълүмат алмашу өчен җитәрлек.
Фото: proufu
Читайте нас