+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 апрель 2020, 09:30

“Авыл укытучысы” программасында катнашасызмы?

Әлеге вакытка 30 меңгә якын педагог гариза тапшырган.

Әлеге вакытка 30 меңгә якын педагог гариза тапшырган.

“Авыл укытучысы” программасында катнашу өчен 29472 кеше гариза биргән. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге вакытта Русия төбәкләре программада катнашу өчен укытучылардан гаризалар кабул итүне дәвам итә. Кабул итүнең тәкъдим ителгән вакыты – 15 апрельгә кадәр, әмма төбәкләр соңгы датаны мөстәкыйль рәвештә билгеләргә хокуклы.
Билгеле булуынча, “Авыл укытучысы” программасы Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән 2020 елның гыйнварында илнең барлык төбәкләрендә дә эшли башлады.
Авылга һәм кечкенә шәһәрләргә (халкы 50 меңгә кадәр булган) эшкә кайтучы укытучыларга, гомуми белем бирү оешмасы белән 5 еллык хезмәт килешүе шартларында бер миллион сум күләмендә акча биреләчәк.
Ерак Көнчыгыш федераль округында аларның күләме ике миллион сум тәшкил итә. Бу түләүләргә салым салынмый.

Фото:activityedu.ru
Читайте нас