+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 апрель 2020, 07:10

Эстафетаны дусларыңа тапшыр!

Башкортстан колледжлары студентлары #яучусьнаудаленке флешмобында актив катнаша.

Башкортстан колледжлары студентлары #яучусьнаудаленке флешмобында актив катнаша.

Башкортстан колледжлары студентлары Төбәк һөнәри әзерлек үзәге оештырган конкурс-флешмобта актив катнаша.
Укучылар һәм укытучылар дистанцион укыту ничек оештырылуы турында фоторәсемнәр, анимацияләр, видеороликлар белән уртаклаша, шулай ук укуда кулланган белем бирү онлайн-технологияләрен күрсәтәләр. Студентлар үз фоторәсемнәрен һәм тәэссоратларын социаль челтәрләрдә (Вконтакте, Instagram, ТикТок) #яучусьнаудаленке хештегы астында бастырып чыгара.

Фотолардан күренгәнчә, студентлар яңа уку форматына бөтен җаваплылык белән килгән: лекцияләр, конспектлар, онлайн видеосессияләр, виртуаль лаборатория эшләрен башкару һәм хәтта дөнья музейларында 3d-экскурсия белән сыйныф сәгатьләре дә бар.

Флешмобка кушылыгыз һәм ничек укуыгыз турында социаль челтәрләрдә сөйләгез. Катнашу өчен #яучусьнаудаленке хештегы белән уку процессының фоторәсемнәрен бастырып чыгарырга, шуның белән эстафетаны дусларыңа һәм танышларыңа тапшырырга кирәк.

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас