Укучыларга дистанцион укыту вакытында куелган "икеле"ләр юкка чыгарылачак.
Уфа шәһәре хакимиятендә коронавирус йогышы таралуны булдырмау шартларында укучыларны дистанцион укытуның беренче атнасы йомгаклары һәм балалар бакчалары эше буенча онлайн режимында брифинг узды.
Брифингта Уфа укучыларының бу көннәрдә алган "икеле"ләрен гамәлдән чыгарачаклары турында билгеләп үтелде. Бу хакта Уфа мэриясенең Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Хаффазова белдерде.
Елена Хаффазова билгеләп үткәнчә, укучыларга билге кую системасы укытучылар белән алдан сөйләшенгән. Моннан тыш, коронавирус аркасында дистанцион рәвештә укырга мәҗбүр булган укучыларга "икеле"ләр куелырга тиеш түгел. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров та ассызыклап үткән иде.
"Бу хәлне тикшерү өчен электрон журналны кулыбызга алгач, укытучыларның безне ишетмәвенә инандык, шуңа күрә мин балалардан һәм аларның әти-әниләреннән укытучыларның безнең киңәшләрне үтәмәгәне өчен гафу үтенәм", — дип хәбәр итте Елена Хаффазова.