+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 апрель 2020, 10:10

Республикада дистанцион укыту ничек бара?

Әлеге вакытта 380 меңгә якын бала онлайн белем ала.

Әлеге вакытта 380 меңгә якын бала онлайн белем ала.

6 апрельдән республика мәктәпләрендә дистанцион укыту башланды. Коронавирус пандемиясе аркасында республиканың 450 мең укучысына виртуаль парталар артына утырырга туры килде.

Мәктәпләр төрле интернет-платформалардан файдаланып, онлайн-дәресләр алып бара, мәсәлән, дәүләт — “Русия электрон мәктәбе” (РЭШ), яки шәхси — “Мәктәп санлы платформасы”, “Фоксфорд”, “Учи.ру", “Яндекс.Учебник”, "ЯКласс", InternetUrok.ru – Skyeng, "Решу ВПР" һәм башкалар.

Яңа шартларга җайлашу өчен укытучыларга видеоконференцияләр, онлайн-очрашулар уздыру, Zoom, Google Classroom, Discord файллары белән алмашу өчен веб-сервислар үзләштерергә туры килде. Алар ярдәмендә укучылар белән аралашырга, язышырга, биремнәр бирергә, аларны тикшерергә була.

Республикада укытуның беренче көнне үк дистанцион укытуда техник каршылыклар килеп чыкты. 450 мең укучының Интернетка керде, әмма система берьюлы бу кадәр йөкләнешне күтәрә алмады. Нәтиҗәдә, укучылар да, әти-әниләр дә, укытучылар да каршылыклар алдында калды.

Педагогларга дистанцион укытуның икенче вариантына — электрон кейсларга күчәргә киңәш ителде. Әмма бераздан барысы да эшли башлады.
Әгәр башта 42 мең онлайн-дәрес үткәрү планлаштырылган булса, дистанцион укытуның беренче көннәрендә бары тик 25 мең дәрес кенә үткәрә алганнар.

"Әгәр мондый хәл 2-3 көн барса, балаларның уку теләге юкка чыгачак", — диде ул вакытта республика Башлыгы Радий Хәбиров. Дистанцион укытуның беренче атнасында ул “өчле”куйды.

Дистанцион укытуның икенче атнасында онлайн-дәресләр саны 35 меңгә кадәр артты. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 17 апрельгә республикада 380 меңгә якын бала онлайн белем ала.
Шулай да беренче көннәрдә үк мәгариф системасы дистанцион укытуга әзер түгеллеге ачыкланды.

Бигрәк тә онлайн укытуның техник ягы проблема тудырды. Барлык мәктәп укучылары да Интернетка керү белән тәэмин ителмәгән, һәр балада компьютер да юк. Мондый категория укучыларга укытучылар биремнәрне үзләре тапшыра. Ведомство мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Башкортстанда халыкның 86 проценты киң полосалы Интернеттан файдалану мөмкинлеге бар, халыкның 13,7 процентында бу мөмкинлек юк.

Республика халкының 97 проценты кәрәзле элемтә хезмәтләре күрсәтү зонасында яши, республика халкының 2,6 процентында андый элемтә юк.

Фото: mosday.ru
Читайте нас