Русиянең спорт һәм сәясәт эшлеклесе Джефф Монсон Башкортстан укучылары өчен онлайн-дәрес үткәрде.
Танылган көрәшче кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары белән онлайн-әңгәмә үткәрде һәм үсеп килүче буынга үз-үзеңне җиңү тарихы хакында сөйләде.
Монсон сүзләренчә, ул мактанырга яратмаган, балалар психологы һөнәрен ничек көрәшкә үзгәртүе турында да кызыклы итеп сөйләде. Спортчы яшьләргә эпидемиягә бирешмәскә һәм бу вакытны уйлануларга сарыф итәргә кушты.
"Бу вакытны киләчәк турында уйланып үткәрегез," - диде Джефф Монсон укучыларга.